Кошларга жимлек ясау
Кошлар — табигать күрке. Гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә, тормышыбызны бизи. Агачларны, үсемлекләрне үрчетүгә ярдәм итә, аларны корткыч бөҗәкләрдән саклыйлар. Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошларны югалтабыз… Шуңа да кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып, адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра. Һәм бу көннәрдә алар кешеләрнең ярдәменә аеруча мохтаҗ. Кошларны саклау — табигатьне саклау, ә табигатьне саклау — Туган илне саклау ул. Без кошларга ярдәм итеп, аларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.