«Талантларга бай туган җирем! »
Туган ил! Туган җир! Туган як! Туган туфрак! Безнең һәркайсыбызның да туган җире, туган авылы бар.Туган ягыбызның һәр тарафы безнең өчен иң газиз һәм кадерле. Әле кайчан гына хәтфә кебек йомшак бәбкә үләненә басып ялан тәпи йөгерә идек, ә хәзер инде балаларыбыз, оныкларыбыз шул хәтфә үләннәрдән йөгереп йөри. Хәтерлисезме икән: киң офыкка җәелгән яшел болыннарда юа, кузгалаклар җыеп, шомырт җиләкләреннән авыз итеп, Мәллә елгасында су чәчрәтеп йөзеп, тәрәзә челтәрләре белән балык сөзеп йөргән чакларыгызны? Сандугачлы, тургайлы иртәләрдә җәяү мәктәп сукмаклары буйлап барганны? Ә кичләрен, кичләрен… Хуш исле шомырт чәчәкләре исләренә исереп, капка төбендә уеннар уйнап, гармуннар “шыгырдатып” утырганнарны? Каен себеркеләре әзерләү, дисеңме, чүмәлә-чүмәлә печән әзерләп кую дисеңме, ә ял иткән вакытларда кочак-кочак мәтрүшкә, гөлҗимеш, гөлбадран, кычыткан, мең дә бер төрле дару үләннәре җыю дисеңме… Болар барсы да ничектер артта кала барган саен тоела. Ә шулай да кешенең һәр адымы, яшәеше табигать белән тыгыз бәйләнештә. Менә шуңа да безнең бүгенге әдәби кичәбез — “ Могҗизалар кыры”- “Талантларга бай туган җирем! “ дип атала.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.