Әдәби кичә: «Халкыбызның күңел бизәкләре»
Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм.
Бәрхетләрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән
Бизәкләре көмешләргә,
Энҗеләргә күмелгән. (калфак)
Мин монда күргәзмә дә ясап куйдым.Алар нәрсәләр? (милли киемнәр) Алар матур бизәкләр белән бизәлгәннәр.Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? Халкыбызның милли бизәкләре турында сөйләшербез. Милли, бизәк төшенчәсен ничек аңлыйсыз?
Бизәк (орнамент) латин теленнән килеп чыккан.
Татар халкының декоратив сәнгатендә чәчәкле үсемлек орнаменты урын алып тора.Иң еш сурәnләнә торганы лалә чәчәге. (Башка элементлар: яфраклар, кыңгырау чәчәк, роза чәчәге, дулкынлы, бормалы бизәкләр)
Укучылар, татар халкы элек-электән бик тырыш чиста, пөхтә халык буларак билгеле. Элек (минем әни, сезнең әниләрегезнең әниләре) кич утырып, аулак өйләрдә кул эшләре эшләгәннәр. Тормышка чыкканда үзләренә кирәкле әйберләрне, урындык киезләрен, сөлге башларын, тәрәзә пәрдәләрен һ.б. барысын да үз куллары белән эшләгәннәр.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.