«Тэмэкенен зарары» беседа.
Россия — тәмәке тартучылар саны буенча алда баручы илләрнең берсе. Әгәр дә дөнья күләмендә халыкның 22%ы тартса, Россиядә яшәүчеләрнең 40% ын тәмәке тартучылар тәшкил итә. Ә аларның 58% ы тәмәкегә бәйлелек кичерә. Удмуртия халкының 30%ын тәмәке тартучылар тәшкил итә. Ел саен Россиядә тәмәке тарту аркасында 400 меңгә якын кеше үлә.
Тәмәке төтенендәге зарарлы матдәләр
Тәмәке — тәмәке яфрагыннан һәм кәгазьдән генә тора торган зарарсыз уенчык түгел. Янганда ул 4 меңнән артык куркыныч химик матдәләр бүлеп чыгара. Кеше организмына нәкъ менә алар зур зыян сала да инде.
Тәмәке төтене белән бергә сез түбәндәге матдәләрне иснисез:
Сумала — каты кисәкчәләр катнашмасы. Аларның күбесе канцерогеннар булып санала һәм үпкәдә утыралар.
Мышьяк — тәмәке составындагы иң зарарлы химик элемент. Ул йөрәк-кан тамыры системасына начар йогынты ясый һәм ямаш шеш авыруы барлыкка килүгә этәргеч була.
Бензол — органик килеп чыгышлы, агулаучан химик катнашма. Лейкоз һәм яман шеш авыруының башка төрләрен китереп чыгара.
Полоний — радиоактив элемент. Организмга эчке яктан радиация тәэсирен бирә.
Формальдегид — агулаучан химик матдә. Үпкә һәм сулыш юллары авыруларын барлыкка китерә.
Башка матдәләр тәмәке төтене белән кан тамырлары аша бөтен организмга керәләр һәм эчке органнарга зур зыян китерәләр
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.