«Сөембикә-безнең дустыбыз»

Событие завершилось
6+

«Сөембикә» журналының 110 еллыгына Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә журнал күргәзмәсе оештырылачак.
1913 елның октябрендә «Сөембикә» журналының беренче саны дөнья күрә, татар телендә чыга башлый. Ә 1926 елдан 1991 елга кадәр журнал «Азат хатын»исеме астында чыга. Ягъкуб ХӘЛИЛИ 1913 елның 27 октябреннән 1918 елга чаклы «Сөембикә» иҗтимагый-сәяси һәм әдәби журналның мөхәррире була. Ул елларда журнал аена ике мәртәбә чыга. Шул чорда барлыгы 115 сан дөнья күрә. Ф. Сөләймания, М. Мозаффария, М. Акчурина, Ш. Әхмәдиев, Н. Думави, Р. Ибраһимия журналның актив авторларына әверелә. Татар хатын-кызлары өчен чыга башлаган бу беренче басма милләт аналарын тәрбияләүче журнал тууына тарихи нигез сала.
Китапханәче журналда хатын-кызларның хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр, очерклар, гаилә-көнкүреш темаларына хикәяләр, лирик шигырьләр, поэмалар басылуын, йорт хуҗалыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр басылуын сөйләячәк. "Сөембикә" журналы Татарстанның визит таныкламасы. Журналны бүген татарлар яши торган барлык төбәкләрендә яратып укыйлар. Аны АКШ, Алмания, Финляндия, Япония, Кытай, Австралия, Төркия, БДБ илләрендә беләләр һәм үз итәләр. 


Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна