«Татарстан–безнең горурлыгыбыз»
6 ноябрь — Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Билгеле булганча, 1992 нче елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителә. Бу дата Республика өчен бик зур әһәмияткә ия. Китапханәдә «6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне» дип исемләнгән күргәзмә оештырыла. Китапханәче презентациягә нигезләнеп бәйрәм тарихы турында сүз алып барачак. Чара барышында укучылар күргәзмәдәге китаплар белән танышачаклар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзлиячәкбез. Конституция турындагы белемнәре белән уртаклашачакбыз. Ә нәрсә соң ул Конституция? Ул нигә кирәк? дигән сораулар өстендә эш алып барачакбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.