«Тарихи жанрны үстерүче»-Н.Фаттахның тууына 95 ел
Нурихан Фәттах 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл районындагы Күчтавыл авылында туа. 1946 елда Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1953 елдан профессиональ язучылык эшенә күчә.Нурихан Фәттах 1955 елда студент тормышын чагылдырган «Сезнеңчә ничек?» романын тәмамлый. 1962 елда язучы «Бала күңеле далада» исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның «Мөдир Саҗидә» исемле повесте дөнья күрә. Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип «Ител суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» романнарын, «Кол Гали», «Сармат кызы Сәринә» сәхнә әсәрләрен, «Ерак гасырлар авазы», «Шәҗәрә» исемле фәнни хезмәтләрен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта. Нурихан Фәттах 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат була.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.