Газета — журналларга күзәтү
Бүгенге көндә Әтрәкле авыл китапханәсенә бик кызыклы һәм укучыны җәлеп итәрдәй газета — журналлар килә. Һәр басманың диярлек үзенең укучылары бар. Тарихи мәкаләләр, тирән эчтәлекле әсәрләрне "Казан утлары", "Безнең мирас", "Мәйдан", яки "Мәдәни җомга" дан укыйбыз. Артистлар иҗаты, театрлар белән бик кызыксынучыларыбыз "Сәхнә" журналын көтеп ала. "Сөембикә", "Идел", "Ялкын" журналлары, "Ватаным Татарстан", "Татарстан" яшьләре" газеталарының да яратып, көтеп алучы укучылары бар.
"Көмеш кыңгырау" газетасының 30 нчы санындагы "Замана балалары" исемле мәкалә мәктәп тормышы белән таныштыра.
Бик көчле хатын — кызлар язмышы белән һәрвакыттагыча "Сөембикә" журналы таныштыра.
Балалар өчен "Сабантуй","Салават күпере", "Мишутка" журналларының мәкаләләре дә, уеннары да кечкенә укучыларыбызны җәлеп итә. Яраткан язучыбыз
Роберт Миңнуллин турындагы якты хәтирәләр белән танышырга теләүчеләр өчен "Сәхнә" журналының сентябрь санын тәкъдим итәбез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.