«Авылым кичләре» Татар халкының җырлы–биюле уеннары
Татар халкы борын–борынга җырга-моңга оста халык.Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдерә, ул–моңнан яралган, бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле, бәһале мирас. Җырлы-уеннар җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен аларга зур әһәмият бирергә, кадерләргә, югалтмаска, буыннан –буынга тапшырырга кирәк. Халык җыры, көе — ул, халык авазы, тойгысы һәм фикеренең турыдан-туры чагылышы, аның музыкаль теле.
Уеннар популяр бер төркеме –драматик уеннар. Гомумән, драмалаштыру яисә шуңа омтылу балаларның бөтен уеннарына да хас. Бу бала психологиясенең үзенчәлегеннән килә. Балалар, әйләнә-тирәлектән күп тәэсирләр алсалар да, аны сүз белән тулаем тасвирлап бирә алмыйлар һәм үзләре күргән нәрсәләрне драмалаштырырга, уйнап күрсәтергә тырышалар.
Көлке сүз, җанлы диалог белән мәзәк вакыйгаларны чагылдырган уеннар элекке кәмитчеләр репертуарыннан балаларга күчеп калган…
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.