Прямой эфир. Олуг тарихчы галим.
Нурихан Садрилмән улы Фәттах Башкортстанның Яңавыл районы Күчтавыл дип аталучы кечкенә генә авылында 1928 елның 25 октябрендә туа. Кечкенәдән хикәяләр, шигырьләр яза башлый. 1946 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1951 елда укуны тәмамлаганнан соң, бер ел Татарстан китап нәшриятында редактор, аннан соң бер ел Чистай шәһәрендә нәшер ителүче «Сталин байрагы» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елдан Казанда яши һәм профессиональ язучылык эшенә күчә. 1955 елда студент тормышын чагылдырган «Сезнеңчә ничек?» романын яза. Соңыннан аның «Бала күңеле далада», «Мөдир Саҗидә» исемле әсәрләре дөнья күрә. Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр иҗат итүгә юнәлтә. Әдип «Ител суы ака торур», «Сызгыра торган уклар», «Кол Гали», «Ерак гасырлар авазы» исемле әдәби һәм фәнни хезмәтләр язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.