Шигырь бәйрәме: «Быел көз җылы килде, кояш назына төрде»
: Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы
бураннары, яз — тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен
аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый.
Борын заманнарда бер авыл агаеннан
— Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме? — дип сораганнар.
Ул, һич тә аптырамыйча:
-
Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы, — дип җавап биргән. Чөнки,
балалар, барлык яшелчә, җиләк-җимешләр көз көне өлгерә. Көз безгә уныш,
муллык алып килә.
Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл, фасылында, без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык.
Бала: Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Бала: Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
Бала: Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
Бала: Җылы якларга кошлар да китә.
Көз агачларны сап-сары итә.
Алар коела җил искән саен.
Җилферди җилдә сап-сары каен.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.