Халыкара укытучылар көне

Событие завершилось

1994 елдан бирле йөздән артык илдә, 5 октябрь укытучылар көне, дип билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә, 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» — дигән җыен үтүе сәбәпче булып тора. Нәтиҗәдә ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела.

Рәсәй 1994 елдан бирле бу бәйрәмне 5 октябрь билгеләп уза, ә аңа хәтле ул айның беренче ял көненә туры китереп үткәрелә иде. Бу йола Әзербайҗан, Белорусия, Казахстан, Кыргызстан, Латвия Украинада әле һаман да сакланып калган.

Укытучының хезмәте бик тә авыр. Шуңа да соңгы елларда кадрларга кытлык кичерелә. Моңа бу хезмәттә рухи һәм физик яктан талчыгу, уңайлы эш шартлары булдырылмаган булу, штатта кыскартулар күзәтелү сәбәп булып тора.

Ни генә булмасын, укытучы ул мәртәбәле һөнәр. Чөнки яшь зурлыгына карамастан, һәр кеше күңелендә беренче укытучысы, яраткан фәненең серләренә төшендерүчесе тирән эзләр калдырган һәм күпме генә гомер үтсә дә, мәктәп еллары хатирәләрен яңартучы истәлек булып хезмәт итә.

Шул форсаттан файдаланып, кадерле укытучыларыбызны авыр һәм мактаулы хезмәтләре белән тәбрик итәбез! Аларга, ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы һәм хәерле озын гомер телибез.

Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна