Халкым моннары. Вечер народных песен.
«Халык җырлары- халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан өзгеседер»Г.Тукай
Халык җырлары, моңнары да гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора.
Халык җырлары үзләреннән үзләре тумаган, аларны кемнәрдер уйлап чыгарган,
башлап җырлаган, димәк, аларның авторлары булган.Телдән-телгә күчеп, алар шомара барган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып камилләшеп килгән.Татар халык җырларын төрле уен коралларында уйнаганнар.Әйдәгез әле, бергәләп табышмаклар ярдәмендә аларны искә төшерәбез.
1) Борынгы булсам да, мине
Онытып бетермиләр.
Милли гармуныбыз диеп,
Сәхнәдән төшермиләр.
(Тальян)
2) Алты — җиде генә булыр
Тәнемдәге уемнар.
Элек минсез үтми иде
Аулак өйләр, уеннар.
(Курай)
3)Иреннәргә терисең,
Чиртеп, көйләр көйлисең.
(Кубыз)
4)Сызгычыңны сызып җибәр –
Көйләр агылсын әле.
Йөрәкләргә мин чыгарган
Моңнар кагылсын әле.
Телгәләсен бәгырьләрне,
Актарылсын уйлары.
Башларыңны кыңгыр салып,
Кылларымда уйнале
(Скрипка)
Татар халык уен кораллары: курай, кубыз, гармун.скрипка
(Буш чәчәк)
Без сезнең белән бүген шушы матур чәчәкнең таҗларында татар халык җырларының
төрләрен ачырбыз.
I.Безнең кайбер җырлар уен кораллары, гармун вазифасын үтәгән, уен
коралларын алыштырганнар .
Шулай ук биегәндә кул чабып җырлар аша биергә ярдәм иткәннәр.
Әйдәгез әле “Көйне танып бел” дигән уенын уйнау .
1.Сез бу көйне ничә нотадан таныйсыз?
“Көйне танып бел”
Магнитафонда уйнату.
- “Әпипә”
- “Әнисә”
- “Бие, бие, Гайфулла”.
Татар халкы күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелә торган
җырларны такмаклар диде
II.Борынгы заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә такмак әйтеп капма-каршы
басып бик күп җырлар җырлаганнар.Элекке заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә
йолалар һәм ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәрдә нинди җырлар
башкарганнар? (җаваплар тыңлау)
Уен: бу сүзләр кайсы җырдан, исемен әйт?
Уен җырлары.
“Бу сүзләр кайсы җырдан”
- “Кәрия-Зәкәрия”,
- “Челтәр элдем читәнгә”
- “Төймә”.
- “Тула микән чиләге”һ.б
(чәчәк уен җырлары)
III.Элек кайбер җырларны төрле өмәләрдә: тула басканда, печән чапканда, урак урганда, киндер сукканда җырланганнар.
(Бәйрәм күренешләре)
Сез рәсемдә нинди бәйрәм күренешләрен күрәсез?
Сез татар халкының нинди йола бәйрәмнәрен беләсез?
Сабан туй ниди бәйрәм?
(Җаваплар тыңлана)
(хезмәт турында җырлар)
(Чәчәк Хезмәт җырлары)
Хезмәт җырлары-татар халкының иң борынгы фольклор үрнәкләре.
Алар иң гади көйләргә башкарылалар.
IV.Безнең татар халкынның милли бәйрәмнәрендә туйларда уеннар белән бик
җиңел башкарыла торган җырлар да булган.Алар татар халкының иң киң
таралган төренең берсе.
Җыр исемнәре
- “Җомга”,
- “Алмагачлары”,
- “Фазыл чишмәсе”, караокега җырлар
- “Уфа чиләбе”
- Ашхабад
Сез бу җырларны нинди төркемгә кертер идегез?
(Җаваплар тыңлана)
Кыска җырларда әйтергә теләгән уй фикер дүрт юлга сыеп
бетә.
Уен: Татар халык җырларын аеруча оста башкаручы нинди җырчылар беләсез?
“Танып белү уены"
(чәчәк озын җырлар)
Озын җырлардан туып килүче , әһәмиятле тарихи вакыйгалар яки гадәттән
тыш фаҗигале хәлләр уңае белән барлыкка килгән җырлар да бар.
чәчәк бәетләр
Аларны нинди төргә кертер идегез?
(Җаваплар тыңлана)
Бәетләр әһәмиятле тарихи вакыйгалар яки гадәттән тыш фаҗигале хәлләр
уңае белән барлыкка килгәннәр.
Бәет тә җырның бер төре.Бәетләрдә катнашучылар саны тагын да азая.
Бәет йә бер кеше, йә бер гаилә, йә авыл язмышы турында сөйли.Фаҗигале бер
вакыйганы катнашучыларның исемнәрен, авыл исемен, хәтта вакыйганың
вакытын әйтә.
Бәетнең үзенчәлеге шунда: ул булган бер вакыйга турында
сөйли.Тормыштагы йә фаҗигале, йә көлкеле вакыйганы сайлап сүрәтли.
Нинди бәетләр беләсез?
Фаҗигале бәетләр
- “Сак-сок”
- “Суга төшкән Гаишә бәете”
- “Сөембикә бәете”
- Һ.б
Сатирик бәетләр
- “Бүре килгән киртәгә”
- “Эт бәете”
- “Чәй”
- “Самовар”
Һ.б
VII.Бәетләргә бик тә якын торган нинди җанрны беләсез?
(Җаваплар тыңлана)
Мөнәҗәт-җырның бер төре. Ләкин аның җырдан аермасы бар.
Мөнәҗәтләр җырдан күләмлерәк була.
Мөнәҗәтләрнең эчтәлеге ике катламның-дини һәм дөньяви башлангычның-үзара
бәйләнешеннән тора.Мөнәҗәт әйтүче күбесенчә Аллага мөрәҗәгать итә, бу дөньяда
кылган гөнаһларын кичерүне үтенә.
Мөнәҗәтләр бәетләргә бигрәк тә якын торалар. Кайвакыт аларны бутап йөртү
очраклары да булган.Алар икеседә көйле әсәрләр.Эчтә лекләре ягыннаннан да алар
бер-берсенә якын торалар.
Мөнәҗәттә башка катнашучылар турында да мәгълүмат
бирелә. Ләкин монда катнашучыларның исемнәре дә, кайдан булулары да әйтелми
Ә менә бәеттә бар да бар: шагыйрьнең исеме дә, катнашучының үлгән елы да, үлгән
көне әйтелгән, кайда үлүен язарга да онытмаганнар.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Районный Дом культуры» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.