«Хатлар яздым утырып» ботендонья почта көне
Бөтендөнья почта көне — БМО кысаларында билгеләп үтелүче халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Нәкъ менә 1874 елның 9 октябрендә Бөтендөнья почта берлеге (БПБ) оешкан. 1969 елда Токиода узган БПБнең XVI Конгрессында бу көнне илләрне һәм халыкларны якынайтучы, гомум муллыкка этәрүче Почта көне буларак билгеләп үтү карар кабул ителгән. Бүген халыкара почта үз клиентларының 6800 телендә сөйләшә, БПБнә керүче 190 почта хакимияте бердәм почта киңлеген һәм бөтен дөньяда иң эре хәбәр тапшыру челтәрен төзи.
Татарстан почтасы дөнья почта системасының бер өлеше булып тора, ә дөнья почтасы планета халкының 96 процентына хезмәт күрсәтә. Республикадагы 1057 элемтә бүлекчәсе халыкка һәм предприятиеләргә хезмәт күрсәтә. Почта тармагында 8752 кеше эшли, шуларның 3715е — почта ташучы, 2564е — авылда.
Сведения предоставлены организацией Апастовское МБУ «ЦКС» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.