«Без терроризмга каршы»
Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бүгенге көндә "терроризм" төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел. Терроризм — аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәттә бөтен бер илгә янарга мөмкин. Авыл җирлекләрендә дә терроризм белән бәйле очраклар еш кабатланып тора. Китапханәдә "Без —террорчылыкка каршы" исеме белән күргәзмә эшли. Авыл җирендә бар нәрсә күз алдында. Чит кешеләр, ят автомобильләр дә шундук күзгә ташлана, монда һәркемнең игътибарлы булуы сорала. Авыл җирендәге буш йортлар белән кызыксынучылар, төрле мәгълүмат язылган листовкалар таратып йөрүчеләр булса, кичекмәстән 02 номерына, яки 112 номерына шалтырату кирәк. Барыбыздан да сизгерлек, уяулык сорала, әти-әниләр дә балаларының нәрсә белән кызыксынуын даими күзәтеп торсыннар иде. Бала нинди интернет сайтларда утыра, кемнәр белән, нинди темаларга аралаша — болар игътибардан читтә калмасын иде. Балалар көтелмәгән хәлләр килеп туганда саклану, үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен әйбәт белергә тиешләр.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.