«Хисләремдә ирекле мин…» литературный час к 65 летию Фаузии Солтан
Фәүзия Солтан (Галиуллина) 2000 елдан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә.
Фәүзия Солтан — биш китап авторы (“Учларымда — җиләк” (1999), “Үзәк өзелгән чак” (2003), “Баллы миләш” (2011), “Көзге шәфәкъ” (2018), “Нигез сагышы”(2022)
Ул шулай ук көндәлек матбугатта басылган хикәя-парчалары һәм публицистик мәкаләләре белән дә укучыларга таныш.
Фәүзия Солтан — Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2019). 2019 елда “Болгар” радиосы дипломы белән .”Мәдәнияттагы казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән (2022), Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Яңа Арыш авылы китапханәсендә якташыбыз иҗатына багышланган шигърият кичәсе үткәрелә. Иҗаты, тормыш юлы хакында сөйләнелә, шигырьләре укыла, китап күргәзмәсе белән таныштырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.