«Даут Гобәйди — мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе» книжная выставка
Мәгърифәтче, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Давыт Гобәйди 1873 елда
Әгерҗе районы Кыдырлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик
яшьли ятим калып, бала чагын әбисе тәрбиясендә уздыра. Авыл мәктәбендә
башлангыч белем алганнан соң, әбисе аны ул заманда татарның алдынгы уку
йортларыннан саналган «Буби» мәдрәсәсенә укырга бирә. Давыт шунда үз
көнен үзе күреп, 1897 елга кадәр укый һәм мәдрәсәне уңышлы тәмамлап,
туган авылына укытучы булып кайта, малайлар өчен җәдитчә мәктәп ачып
җибәрә. Бубилар үрнәгендә Кыдырлы авылы тарихында беренче буларак,
кызлар мәктәбе дә эшли башлый һәм Давыт шунда үзе мөгаллимлек итә.
Иске Кызылъяр авылы кешеләре 1905 елда алдынгы карашлы,
укымышлы Давыт Гобәйдине үзләренә мулла һәм мөгаллим итеп чакыралар.
Шул елдан башлап Давыт мулла үзенең бөтен гомерен, белемен һәм сәләтен
шушы авыл халкына хезмәт итүгә бирә.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Агрызская централизованная библиотечная система» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.