«Татарстан -гүзәл илем»
30 август — Татарстан Республикасы көне уңаеннан китапханәдә
"Татарстан — гүзәл илем" исемле китап күргәзмәсе төзелә.
Татарстан!
Туган җирем минем!
Бәхет-шатлыкларның ал таңы!
Ай-кояштай сүнми, балкып яшә
Халкыбызның данлы Ватаны!
Туган илем — Татарстаным! Нигә син шулхәтле кадерле, якын икән?! Кеше
кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә геңә яшәмәсен, ул барыбер
үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында яланаяк йөрисе килә.
Тугайларда болыннарда гөрләп үсүче юалар, какылар, сарыбашлар, челтерәп
аккан тау сулары аның төшләренә кереп йөдәтә.
Республикабыз елга-күлләр, урман-болыннар, уңдырышлы басу-кырлар белән
бергә, җир асты байлыклары белән дә данлыклы. Җиребез буйлап мул сулы
Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел агып үтә.
Туган якны Гомәр Бәширов яшел бишек белән тиңли. Чөнки Татарстан, чыннан
да, яшеллеккә күмелгән. Бөтен табигать матурлыгын үз эченә сыйдырган
Татарстаным.
Минем Татарстаным чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас. Минем бөтен
теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле, бердәнбер
Татарстаным.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.