Фольклор кичәсе.Әбием сандыгы
Татарстан Республикасында татарлар, руслардан тыш тагын чуваш, мари, башкорт, мордва һәм башка милләт вәкилләре яши.Һәр халыкның үз теле, үз киеме, үз милли гореф — гадәтләре, үзенә генә хас матур җырлары, биюләре бар. Безнең татар халкының милли киемнәре нинди икән, без хәзер шул турыда сөйләшербез. Барыгызның да татар киемнәрен күргәне бар. Бәйрәмнәрдә үзебез дә киябез. Элек әби- бабайларның киемнәре менә шушындый матур сандыкларда сакланган. Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме, балалар? Әйдәгез әле бергәләп ачыйк сандыкны. Карагыз әле нинди матур сөлгеләр? Бүген матур итеп чигелгән затлы сөлгеләр әбиләрнең сандыгында гына саклана. Әбиләр аларны кадерләп саклый. Яшь кызлар үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге, булдыклылыгы бәяләнгән.-Ә менә бу күлмәк, бала итәкле — татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, озын булуы белән кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.