«Каһарман шагыйрь — Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре»
25 августта бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фашистлар тарафыннан җәзалануына 79 ел тула. 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Ахмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) башы чабыла. Алар бу юлны лаеклы үттеләр, дошманнарга баш имичә, үзләренең кыска гомерләрен фашистлар рейхына каршы яшерен көрәш алып баруга багышладылар. Җәлилчеләрнең батырлыгын балаларга аңлату максатыннан 26 август көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “Каһарман шагыйрь — Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре” дип исемләнгән Җәлилчеләрне искә алу чарасы үтәчәк. Китапханәче укучыларга шул турыда аңлатачак һәм Җәлилчеләрнең портретлары белән таныштырачак.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Тюлячинская межпоселенческая библиотека Тюлячинского муниципального района» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.