Бу Мин. Анастасия Усачева
«Бу мин» проекты кысалаларында Түбән Камада эшләп килүче «Кама Таңнары» әдәби берләшмә язучылары белән әдәбият сөючеләрне таныштыруыбызны дәвам итәбез. Чираттагы кунагыбыз — сигез китап авторы, кырык ике ел гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган — Анастасия Тимофей кызы Усачева. Иҗаты аша табигатькә, туган җиргә мәдхия, яшәү матурлыгы һәм хезмәткә дан җырлый. Гаделсезлекне күреп әрни, йөрәк хисләрен шигьри юлларга салып укучысы белән уртаклаша. «Сүрәкә» фольклор ансамбле солисты буларак, шигырләренә иҗат ителгән җырларны башкарып тамашачы хозурына җиткерә. Буш вакытларында курчаклар тегеп, милли орнаментлар белән костюмнар чигеп яшь буынга керәшен халкының тарихи үрнәкләрен күрсәтә. Әлеге очрашуда һәр төрле юнәлешне ачып, яктыртып укучы белән таныштырачакбыз. Очрашуга без сезне көтәбез! Күңелле булачак!
Әдәби очрашу «Үткән юлларың серле»
«Бу мин» әдәби проект кунагы — Анастасия Усачева
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.