Дан сиңа, игенче!
Игенче хезмәте — иң мактаулы, шул ук вакытта иң авыр һөнәрләрнең берсе. Кечкенәдән авыл кешесе- нең тормышы җир, басу, иген кырлары белән бәйләнгәнен, игенчеләрнең көнне төнгә ялгап басу-кырларда тир түккәнен күреп үскәнгәдер, авылдашларыма, игенчеләргә карата ихтирам зур. Авылның язмышы, киләчәге, яшәеше уңган кешеләренә бәйләнгән икәнен барыбыз да беләбез. Уйлый калсаң, бу, чыннан да, шулай. Авыл җирендә гомер итүче кешедә уңганлык сыйфаты булу — иң мөһим таләпләрнең берсе. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә сокланмый мөм- кин түгел. Көне-төне диярлек, яңгырда да, кышкы бураннарда да алар үз хезмәтләрен намуслы башкаручы һөнәр ияләре. Аларның эше бер көнгә дә тукталмый, диярлек. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт салучы кеше уңга-сулга карарга да өлгерми, эшнең башкасы җиңнән тарта. Халык өстенә төшкән бүгенге заман сынаулары вакытында да алар барысы да һәркемнең өстәлендә сыйфатлы ризык булсын, дип фидакарь хезмәтләрен дәвам итәләр. Көзге уңышны җыеп алуда үзенең маңгай тиерн тамызып эшләүче кыр батырларына ял сәгате.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.