«Яраткан китабым»
Максат: Укучыларда китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү.
Китап- кешеләрнең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, теле, укытучысы. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Шуңа күрә кайбер әһәмиятле китапларны кабат-кабат басканнар, аларны алтын-көмештән коеп саклаганнар. Монголиядә әнә шундый бер китап 460 килограмм көмеш һәм 52 килограмм алтыннан эшләнгән юка калайларга язылып калдырылган.
Беренче кулъязма китаплар моннан 40 мең ел элек барлыкка килгән. Ул вакытларда ташка, агачка, металга, сөяккә, төрле тукымаларга, балчыктан ясалган тактачыкларга, хәтта яфракларга, тузларга да язганнар. Аннары пергамент уйлап тапканнар, ләкин тиредән эшләнгән пергамент бик кыйммәткә төшкән. Аны папирус алыштырган. (Ул — тропик илләрдә үсә торган камышлы үсемлек).
Бөтендөнья китап сөючеләр көне уңаеннан, «Яраткан китабым» дигән кичә уза.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.