Сиртмә кое
Су — яшәү чыганагы. Кое-казыган кеше зур әҗер- савапка ия була ди халык. Бу борынгыдан килгән ышану. Авыл халкы коеларны бик кадерләп тоткан — суын чистарткан, тирәсен тәртипкә китергән. Коедан алган суны исраф итмәгән.
Сиртмәле кое гомер- гомердән татар авылының бизәге, йөрәге булган. Ул милли рухның символы булып тора.
Сылу кызлар көянтәләп су ташыганда егетләр күз атып калган. Кое-юлы очрашу- танышу юлы ул. Авылның сиртмәле коесы күпме вәгъдәләшү- килешү, күпме бәхетле елмаю, күпме әче күз яшенең шаһиты ул.
Замана җилләре авыл халкының тормыш- көнкүрешен үзгәртте. Хәзер су өйгә кертелгән. Көянтәләр онытылган- югалган. Сылу кызлар суга йөрми. Борынгыдан изге саналган коелар моңаеп калган. Замана агымына каршы йөзеп булмый. Ләкин үткәннәрне онытырга ярамый. Сиртмәле кое-янында үсеп килүче яшь буын белән татар халкының йолалары, җырлы- биюле уеннары, такмак әйтеш гадәтләрен искә төшерү кичәсе булачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.