Беседа «Яхшылык җирдә ятмый»
Нәрсә ул яхшылык, һәм шәфкатьлелек? Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә? Уйлап карасак, шәфкатьлелек — бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булу, якын кешең өчен үзеңне, үзеңнең хис-тойгыларыңны корбанга китерүдер мөгаен, гомумән, чын күңелдән эчкерсез яхшылык кылу. Безнең чынбарлыкта бар кешедә дә бу күңел сыйфаты, кызганычка каршы, юк. Шәфкатьлелек ул Ходайга ышану гына түгел. Яхшылык кылган кешеләр Ходайга ышанмасаларда шәфкатьле һәм изгелекле булып кала аладыр, минемчә. Ләкин чын күңеле белән Алла Тәгәләгә ышанган кеше шәфкатьсез була алмый.
«Яхшылык җирдә ятмый » дигән борынгылар.Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчанда онытылмый. Шул темага багышланган әңгәмә үтәчак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.