Конкурс «Самый красивый сад».
Матурлык, гүзәллек яраткан кешенең каралты-курасы әллә кайдан күренеп, аерылып тора. Ә инде хуҗаларга бу хистән тыш сәләт тә бирелгән булса, юкны бар итеп, ул әлеге матурлыкны тагын да арттыра. Аерым гаиләләр генә түгел, хезмәт коллективлары да хәзер, берсеннән-берсе күреп, бакчаларны иҗат әсәренә тиң булырлык аккошлар, чәчәкләр, кипарислар һәм башкалар белән бизи. Без райондашларыбызны менә шушы матурлыкны башкалар белән дә уртаклашырга, үрнәк-өлгеләрне таратып, бу кирәкле һәм файдалы шөгыльгә башкаларны да гашыйк иттерергә булдык. Кыскасы, исеменнән аңлашылганча, бу конкурсыбызда без иң матур бакчаны ачыкларга булдык. Конкурста шәхси бакчачылар да, балалар бакчалары, мәктәп коллективлары да, оешма-предприятиеләр дә катнаша ала. Димәк, башладык. Алга, бакчачылар! Алга, матурлык яратучылар!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.