Туган авылым -Иске Казилем. Авылыма 700ел
Бәйрәм, әлбәттә, ипи-тоз, чәкчәктән башлана. Бүгенге яшь хуҗалар Иске Казиле авыл җирлеге үстергән галимнәр, язучылар, инженерлар, журналистлар, төзүчеләр һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын мәдәният йортына дәшә. Билгеле ки, анда кунакларны җирле үзидарә, мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре сәламли. Ә аннары сәнгатькәрләре көче белән әзерләнгән концерт. «Ә без үскәндәме!» дип авылның чәчәк аткан элекке чорларын сагыну гадәткә кергән. Ләкин, бактың исә, авылның яшәү чишмәсе һич тә саекмаган икән. Сәхнәдә байтак район үзәкләренең сәнгать оешмаларын көнләштерерлек биюче һәм җырчыларны, хореографик күренешләр куйган авылдашларыбызны тамаша кылу чиксез сөендерде. Авылда әле һаман да ирле-хатынлы булып та, балаларын җитәкләп тә сәхнә тотучы сәнгать осталары бар икән бит.
Сведения предоставлены организацией Муниципальное бюджетное учреждение «Центр по культурно-досуговому обслуживанию населения» Камско-Устьинского муниципального района и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.