«Яңгыр һәм кояшка эндәшләр». Фольклор кичә.
Татар халкының да, башка милләтләрнеке шикелле үк, бай уен репертуары һәм уен фольклоры бар. Уен ул күңел ачу, вакыт үткәрү өчен булган шөгель. Күңел ачу, ял итү, организмны чыныктыру өчен хезмәт итә торган спорт төре дә булып тора. Уеннарның эчтәлегенә күз салсаң, аларның тормыш-көнкүрешең һәм хезмәт төрләренең бер чагылышы икәнлегенә ышанасың.
14 июль көнне балалар бакчасындагы балалар белән “Яңгыр һәм кояшка эндәшләр” фольклор кичә уздырачакбыз. Балага әхлак тәрбиясе бирү-тәрбиянең төп бурычы. Әхлаклы бала тәрбияләүдә фольклор әсәрләре аеруча мөһим роль уйный.
Кояшка эндәшләр: Кояш чык! Болыт кач! Без уйнарбыз җылыткач. Кояш чык, чык, Майлы ботка казанда… Тәти кашык базарда, Майлы ботка казанда.
Яңгырга эндәш: Яңгыр яу, яу, яу! Ашлык уңсын ызанда, Ботка пешсен казанда.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.