«Шагыйрь җанлы прозаик»

Событие завершилось
12+

Шагыйрь, прозаик һәм әдәби тәрҗемәче Марс Садри улы Шабаев 1933 елның 14 июлендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында укытучы гаиләсендә туа.  Сугыш башланып, әтисе фронтка киткәч, сигез яшьлек Марс әнисенең күрше Усай авылында яшәүче бертуган апасы тәрбиясенә күчә һәм 1941-1945 елларда шул авылдагы башлангыч мәктәптә укый. Бишенче-алтынчы сыйныфларны Хуҗамәт җидееллык мәктәбендә, аннары, гаиләләре белән Минзәлә шәһәренә күчеп киткәч, бер ел шундагы мәктәптә җиденчене тәмамлап, 1949-1953 елларда Минзәлә педагогия училищесында урта һөнәри белем ала.
1953-1958 елларда Марс Шабаев — Казан дәүләт педагогия институты студенты. Институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, аның журналистика өлкәсендәге күпьеллык хезмәт эшчәнлеге башлана: 1958-1960 елларда ул Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, 1961-1964 елларда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, аннары 1967 елның апреленә кадәр «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналының җаваплы секретаре булып эшли. 1968-1970 еллар арасында «Чаян» журналында тәрҗемәче һәм Татарстан Язучылар берлеге карамагында чыга торган «Идел» альманахының җаваплы мөхәррире хезмәтен башкарганнан соң, 1970 елның көзендә М.Шабаев Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, анда әүвәл баш мөхәррир урынбасары, ә 1972-1977 елларда баш мөхәррир һәм 1977 елның июненнән 1983 елның октябренә кадәр нәшриятның матур әдәбият редакциясендә өлкән мөхәррир хезмәтендә була.
1984-1991 еллар арасында М.Шабаев профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә, Татарстан китап нәшриятында аның берничә китабы басылып чыга.

Шагыйрьнең шигырьләре көндәлек матбугатта узган гасырның илленче елларыннан күренә башлый. Беренче мөстәкыйль китабы — «Яңа җыр» — 1962 елда басылып чыга. Аннан соң алтмышынчы еллар дәвамында бербер артлы шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Кына гөле» (1963), «Ашкыну» (1964), «Зәңгәр планетам» (1965), «Сине эзлим» (1966), «Әби-апа» (1967), «Гомерлек бәйрәм» (1968), «Ир-егет Идел кичәр» (1969) җыентыклары дөнья күрә. Бу чорда шагыйрь аеруча поэма жанрында уңышлы иҗат итә. Аның «Шәймәт карт», «Яңа җыр», «Җирән Конрад», «Кына гөле», «Әби-апа», «Дие татарише фрау”, «Сине эзлим», «Артист» исемле поэмалары, гади хезмәт кешеләренең истә калырдай кызыклы образларын тудыру белән бергә, шул заманны тасвирлаудагы актив гражданлык позициясе һәм форма-стильдәге үзенчәлекле шигъри табышлары белән дә игътибарны җәлеп итәләр. 

Кол Гали исемендәге милли китапханәдә Марс Шабаевка багышланган китап күргәзмәсе оештырыла, анда шагыйрьнең китаплары, аның турында булган мәгълүмат урын алачак.

Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна