Выставка, посвященная 23-летию со дня открытия музея М.Магдеева «23 ел»
Арча районы Гөберчәк авылы — бөтендөнья татарлары өчен таныш авыл. Чөнки бу авылда Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиев туган. Язучының иҗади мирасы барланып, мәгълүматлар тупланып, туган авылында, төгәлрәк әйтсәк, туып-үскән йорты янәшәсендә агач бина төзелеп, 2000 елның 6 июлендә музее ачылды.
Музей ишекләрен ачып кергән һәркемне Мөхәммәт ага үзе каршы ала сыман. Ут белән яктыртылган язучының фотосы бинага керүчеләрне серле елмаю, сынаулы караш белән каршылый. Экспозицияләр өч залга урнаштырылган. Аларга күз салсак, язучының әсәрләреннән өзекләрне фоторәсемнәрдә яки картиналарда күрергә була; кечкенә Мөхәммәт үскәндәге йорт эче, ишек алды, әти-әнисенең шәхси әйберләре, студент вакыты, армия хезмәте һәм аннан соңгы чорын күзаллау өчен куелган экспонатлар язучының иҗади тормышын төрле яклап ача дип саныйм. Эшкә йөргән дипломаты, студент чагында кулланган агач чемоданы, документлар саклаган әнисенең тартмачыгы, әтисенең шәхси тамгасы уелган мәчет таягы, кулъязмалар, башка шәхси әйберләр музейга килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Ел саен музей фонды язучы белән бәйле экспонатларга баеп тора. Бу эштә Мөхәммәт аганың гаиләсе, туганнары зур булышлык күрсәтә. Музей экспозицияләре белән төрле яшьтәгеләр кызыксына. Бигрәк тә студентлар, мәктәп укучылары язучының иҗатына еш мөрәҗәгать итеп, төрле конкурсларда катнашып, дәрәҗәле урыннар алалар, курс һәм диплом эшләре яклыйлар. Димәк, М.Мәһдиевнең һәр әсәре игътибарга лаек һәм аларда күтәрелгән темалар бүген дә көн кадагында.
Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләре аша укучы авыл тарихына сәяхәт кыла, җирнең тәмен, ямен белеп яшәгән геройларының хезмәт сөючән, тырыш, уңган икәнлегенә инана, гаҗәеп табигатенә соклана, торналар төшә торган басу-кырларда йөри, челтерәп аккан чишмә суын күзәтә ала. Язучы әсәрләрендә татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын киң куллана, моңлы җырлары белән сәнгати яктан укучыны тәрбияли, яшьлеген сагына.
Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее мөдире
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.