«Мәдәни мирасыбыз — безнең киләчәгебез»
Тарихи-мәдәни мирасны саклау безнең төп бурыч. Без бүген даими борчулар белән тулы, тиз үзгәрүчән тормышта яшибез. Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырларын, тарихын хөрмәт итә, кадерләп саклый, чөнки бары тик үткәненә хөрмәт белән караучыларның гына киләчәге бар. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга, киләчәк буынга да тапшырырга тиеш. Үз тарихын һәм мәдәниятен белгәндә генә кеше милләт буларак яши. Һәр милләтнең үзенә генә хас яшәү, көнкүреш итү, үз-үзен тоту кагыйдәләре формалаша. Аларның күбесе буыннан буынга тапшырыла, заман таләпләреннән чыгып камилләштерелә. Китапханәдә «Мәдәни мирасыбыз — безнең киләчәгебез» дигән күргәзмәне яңадан тулыландырырга.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.