Жэйге моннар
Җәйнең июль ае. Ул һәр кешенең күңелендә уңыш җыю белән бәйләнгән ай.июль дигәч тә күз алдына хуш исле алмалар, тулып пешкән кызыл помидорлар һәм сары төстәге иген басулары килә. Аз гына моңсу, әлбәттә, чөнки ямьле җәйләр үтеп бара, сары көзләргә аяк басабыз. Шулай да көз авыл кешесе өчен муллык чоры. Игенче үзенең еллык хезмәт җимешләрен җыеп ала. Сары гәрәбәдәй орлыкларны күргәч, иң кырыс игенченең дә йөзе елмаюдан яктырып китә.
Быел да Янтуган игенчелэре эшли башлаганнан бирле урак өстендә бик тырышып хезмәт куялар. Уңыш былтыргы кебек мул булмаса да, тырышкан кешенең җыярлык икмәге әйбәт булды. Игенченең хезмәте һава торышына бәйле шул. Май ае быел бик эссе килде. Шулай да игенченең көнне төнгә ялгап эшләве зур мактауга лаек. Авыл кешесе моны белә һәм шуңа күрә кулыннан килгән хөрмәтен күрсәтә. Без, Янтуган мәдәният йорты хезмәткәрләре, быел да игенчеләр каршында агитбригада чыгышын оештырдык. Агитбригада чыгышын иң элек басуга барып, комбайнчылар, шоферлар каршында күрсәттек,
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.