Китап киштәсе «Милли бәйрәм Сабантуй»
Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе — Сабантуй. Сабантуй — дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала. Ел саен язгы чәчүләр тәмамлангач, җәйнең кояшлы бер көнендә үткәрелә. Мәйданнар матур итеп бизәлгән, тирә-юнь яшеллеккә төренгән. Төрле милләт халкы бәйрәмне үз гореф-гадәтләренә нигезләнеп үткәрә. Татар халкының милли гореф-гадәтләре әлегесе көнгә кадәр сакланып килә.Әлеге милли бәйрәм турында укучыларга мәгълүмат җиткерү максатыннан, китап киштәсе ясалды. Китап киштәсендә милли бәйрәмебезнең тарихы һәм аның үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.