Мунча себеркесе бәйләү
Безнең халык гадәттә каен себеркесенә өстенлек бирә. Ул сулыш юлларын, бронхларны чистарта. Каен себеркесенең уртасына бер имән, бер чәчәк аткан юкә ботагы, шушы тирәлектә үсүче үләннәрдән — ак әрем, кычыткан, бөтнек, шәмәхә мәтрүшкә куеп бәйлисең. Бу — борынгы төркиләрдән үк сакланып калган иң файдалы ысул. Иренмичә шулай бәйләсәң, тәнгә дә шифасы була, мунчага да хуш ис тарала. Кайчакта зур себерке ясап, тоткасын кыска гына итеп калдыралар. Андый себерке белән, беренчедән, рәхәтләнеп чабынып та булмый, икенчедән, табигатьне саклау дигән нәрсә дә бар бит әле. Каеннарны һәркем комсызланып каера, ботарлый башласа, ни була? Ул бер кул белән уйнатып йөрерлек, таман гына булырга тиеш.
Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/grgri-ddy-dres-itep-muncha-seberkese-yasau-m-muncha-ker-turynda-syli?ysclid=liu8v6e51148862657
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.