«День памяти и скорби». Час памяти и скорби.
22 нче июнь –“День памяти и скорби” хәтер һәм кайгы көне уңаеннан ил күләмендә “Хәтер шәме” акциясе узачак. Без, Адав-Толымбай авылы халкы 22 нче июнь көнне “Хәтер шәме” акциясенә кушылачакбыз. Акциянең максаты-Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, авыр тормыш һәм мәхрүмлекләр корбаннарын искә алу, ватанпәрвәрлек, тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорларының фаҗигасен һәм каһарманлыкларын онытмау. Һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган мемориаллар һәм һәйкәлләр янында күмәк рәвештә шәмнәр кабызыла. Акциядә катнашучылар, кулларына яндырылган шәмнәр тотып йолдыз санын язып тезәчәкләр, соңыннан кулларындагы шәмнәрне һәйкәл янында калдырачаклар. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның барысын да искә алу уңаеннан бер минутлык игълан ителәчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.