«Флүс Латыйфи — иҗаты»
Язучы-прозаик Флүс Латыйфи 1943 елның 3 июнендә Татарстан Республикасының Мөслим районы үзәге Мөслим авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Әдәби язмалары, шигырьләре, төрле темаларга язылган очерклары белән республика көндәлек матбугатында җитмешенче еллардан ук даими катнаша килгән Ф. Латыйфиның «Кырагай» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1988 елда басылып чыга. Шул ук елда аның очерк һәм публицистик мәкаләләре тупланган «Вөҗданыңнан сора» дигән икенче җыентыгы да дөнья күрә. Әлеге җыентыктагы әсәрләре өчен язучы 1989 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләгенә лаек була. 2 нче номерлы шәһәр китапханәсендә язучының иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшли, күргәзмә белән танышырга китапханә китап сөючеләрне көтеп кала.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.