«Рус әдәбиятенә нигез салучы»
6 июньдә, бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның (1799-1837) туган көне уңаеннан, Россиядә Пушкин көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм җәмгыятькә Пушкинның Россия һәм тулаем дөнья мәдәнияте өчен иҗади мирасын аңлата. Ул дөнья мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләре белән генә чагыштырырлык яңа, классик сәнгатькә нигез салучы булды. Пушкин-Россия исеме, Россия горурлыгы. Пушкин иҗаты безне гомеребез дәвамында озата бара. Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге халыкларны берләштереп тора. Аның әсәрләре, тәрҗемә өчен катлаулы булуга карамастан, дөньяның барлык төбәкләрендә үзен олылаучыларны, ихтирам итүчеләрне тапкан. Хәзер Пушкин көне безнең илдә ел саен бәйрәм ителә. Шагыйрьнең туган көне, бәйрәм буларак, 1997 елдан, РФ Президентының «А.С.Пушкинның тууына 200 ел уңаеннан Россиядә Пушкин көннәре булдыру» турындагы Указына нигезләнеп, Дәүләт статусы алды. Шул уңайдан китапханәләрдә тантаналы чаралар уза, күргәзмәләр оештырала. 6 июнь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә дә "Рус әдәбиятенә нигез салучы"дигән исем белән шигырь уку кичәсе үткәреләчәк.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.