«Сөлге җыю- күркәм йола»
Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән инде, минемчә. Сабантуйның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән. Ни кызганыч, бу күркәм йолаларыбыз берәм-берәм гасырлар тузанына күмелеп, югалып баралар. Шуңа да Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге хезмәткәрләре коллективларының һәр елны сөлге җыюны оештырулары хуплауга, яклауга лаеклы гамәл. Быел да алар, 5 июнь көнне, Олы Мәтәскә авылына Сабантуй рухын алып керәчәкләр. Авылдашлар арасында бу йоланы күтәреп алып, Сабантуйга матур бүләкләр әзерләүчеләрнең булуы да сөендерә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.