«Тарихыңны онытсаң — киләчәгең юк»
Флүс Латыйфи — танылган татар язучысы, журналист. Аның иҗат җимешләре «Кырагай», «Ак-карага тимәскә», «Уяну», «Әманәт», «Вөҗданыңнан сора» исемле h.б. җыентыкларында дөнья күрделәр. Әмма Флүс Латыйфиның татар әдәбияты тарихына кереп калган әсәре –1993 елда аерым китап булып басылып чыккан «Хыянәт» романы иде. Татар милләтенең иң фаҗигале чорына багышланган бу әсәр сүрәтләнгән вакыйгаларның масштаблылыгы, геройларның монументальлеге, эчтәлегенең тирәнлеге hәм үтә дә актуальлеге белән аеырылып тора. Әдипнең соңгы елларда иҗат ителгән «Ишелеп төшкән бәхет», «Бәйсез этләрне атарга» романнары да укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.
Язучы — прозаик Флүс Латыйфига 80 ел булу уңаеннан Шәйморза авылы китапханәсендә «Тарихыңны онытсаң — киләчәгең юк» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла. Китапларына күзәтү ясала.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.