Книжная выставка.Ишелеп төшкән бәхет
Язучы-прозаик Флүс Латыйфи 1943 елның 3 июнендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Мөслим авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.Урта белемне туган авылы мәктәбендә алганнан соң, ул Алабуга педагогия институтының филология факультетына укырга керә, ләкин икенче курска җиткәч, хәрби хезмәткә алына. 1964-1969 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам иттерә язмалары, шигырьләре, төрле темаларга язылган очерклары белән республика көндәлек матбугатында җитмешенче еллардан ук даими катнаша килгән Ф.Латыйфиның «Кырагай» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1988 елда басылып чыга һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан әдәбиятка үткен каләмле, шигъри телле, үзенчәлекле фикерләү сәләтенә ия булган прозаик килүен раслаучы яңалык буларак кабул ителә.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.