Квест–уен «Күңелле балачак»
Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Балалар — тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме — сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы. Яңа Чаллы авыл китапханәсе шушы көн уңаеннан балалар өчен саф һавада конкурслар, мавыктыргыч уеннар: “Капчык киеп узышу” Диңгез дулкынлана”, “Качыш”, “Туплы”, ”Йөзек салыш”, асфальтта рәсем ясау конкурслары, төрле милләт биюләре буенча конкурслар уткәрәчәк. Соңыннан китап укучылар белән милли мәдәниятлар һәм гореф –гадәтләр буенча сорауларга җавап бирү оештырыла. Иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.