Россия көне
12 июнь — Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме.
1992 елдан башлап һәр ел саен билгеләп үтелә. 12 июнь — РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн.
1998 елда Ельцин үзенең телевизион чыгышында бу көнне "Россия көне" бәйрәме дип атап йөртергә дигән тәкъдим ясый. Официаль рәвештә әлеге исем 2002 елдан кертелә.
Әлеге көнне, икенче төрле, Россиянең туган көне дип тә атап йөртәләр. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Әгәр без бүген 12 июньне көтеп алып ял итәбез икән, моңа 1994 елда кабул ителгән Указ «сәбәпче». Тора-бара бәйрәмнең атамасы да үзгәртелә. Баштарак ул Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.