«Иҗатка тугрылык»
Яңа гасыр бусагасында Ф. Латыйфи үзенең укучыларына янә ике күләмле әсәрен — «Ишелеп төшкән бәхет» белән «Бәйсез этләрне атарга» дигән романнарын бүләк итә. Гыйбрәтле кеше язмышлары аша совет чоры чынбарлыгын чагылдырган романнарның икесе дә әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына, әдәби тәнкыйтьтә әсәрләрнең матур, сыгылмалы тел белән язылуы, сурәтләнгән вакыйгаларның, сюжет коллизияләренең мавыктыргыч һәм тормышчан булуы әйтелә. Ф. Латыйфиның әдәби иҗаты актив җәмәгать эшләре белән тыгыз бәйле. «Сәләт» фонды, иҗади өметле балалар арасында тарату максаты белән, әдипнең туган тел, милләт, татар дәүләтчелек тарихы темаларына кагылышлы мәкаләләрен үз эченә алган «Уяну» исемле әдәби-публицистик китабын бастырып чыгарды. Флүс Латыйфи — 1990 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. 1993 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.