«Күңелле Сабантуйлар»
Сабантуй — татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр. Бәйрәмнең конкрет датасы юк, ул шул язгы кыр эшләренең кайчан бетүенә бәйле. Нәрсә соң ул Сабантуй һәм аның татарлар өчен нинди әһәмияте бар? Сабантуй — чынлап торып массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада профессионал спортчылар гына түгел, ә бәйрәмгә килгән һәр тамаша кылучы катнаша ала. Соңгысы исә, төрле кызыклы һәм көлкеле хәлләр, гомуми берләшүлек, катнашулык атмосферасы тудыра, шуңадыр да бәлки, Сабантуй — татарларның, гәрчә бер татарларның гына да түгел, ә башка халыкларның да, ә хәзер Сабантуйда ул үткәрелүче территориядәге бар халык вәкилләре дә бик теләп катнашалар, — иң яраткан бәйрәме дә.
Татарстанда, Башкортстанда Сабантуй дәүләт бәйрәме биеклегенә кадәр күтәрелгән. Бәйрәм башта авылларда, аннан район үзәкләрендә, аннан соң инде, республика үзәкләре Казан белән Уфада зурлап бәйрәм ителә. Сабантуйны шулай ук татарлар яшәгән башка өлкәләрдә дә, хәтта татар диаспорасы булган чит илләрдә дә үткәрәләр хәзер.
Татардагы сабан сүзенең берничә мәгънәсе бар: тимер сука, сабан (яз чәчелә торган) культуралары, язгы кыр эшләре. Элек җирне яз сөргәннәр, сөрү — иң авыр һәм күп хезмәт сорый торган эш булган, шуңа да татарлар язгы бар чәчү эшләрен сабан дип атаганнар. Туй — татарча мәҗлес, бәйрәмне аңлатканга, күпвакыт Сабантуйны русчага артык гадиләштереп праздник плуга дип тәрҗемә итәләр.
Ә чынбарлыкта исә, бу атама сүзнең өченче мәгънәсеннән, язгы кыр эшләре мәгънәсеннән алынган, Сабантуй — язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу бәйрәме, булачак уңыш, бәрәкәт һәм муллык бәйрәме!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.