Тематик рәсем ясауны оештыру
Максат: Балаларда сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту; тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлауларына ирешү. Балалар белән, тәмәкенең зыяны турында тематик рәсем ясауны оештыру.
Тәмәке тартучы үзенең организмын ничек агулавын башта аңламый.Тәмәкедә бит бик көчле агу — никотин бар. Ул канга җиңел үтеп керә, эчке органнарда туплана һәм әкренләп аларны тарката. Ләкин кеше моны тиз генә сизми. Әйе, беренче сигарет күңелне болгата, башны әйләндерә. Бу — организмның киләчәк авырлыкны тоеп сигнал бирүе. Күп кенә укучылар тәмәкене тартасы килеп түгел, ә өлкән булып күренер өчен тарта. Ләкин аларның һәркайсы да көчле характерлы булып, сигареттан баш тарта алмый. Һәм, берничә ел үткәннән соң, тартучы кеше йөткерә башлый. Аның йөгергәндә, хәтта җәяү йөргәндә дә тына бетә. Ул тиз арый.Тәмәке тартучы кешене сулыш юлы авырулары: астма, туберкулез, үпкә рагы һ.б. сагалап тора.
Тәмәке тартучылар янында басып тору да зыянлы, чөнки агулы төтен суларга туры килә бит. Тәмәке төтенен иснәүне икенче төрле “пассив тарту” дип тә атыйлар. Кеше тәмәке тарткан вакытта тәмәке әкренләп янып көлгә әйләнә.Төтен зарарлы матдәләр күплегеннән тора. Алар арасында 30 төрле агулы матдә, шул исәптән, никотин, исле газ һәм тәмәке сумаласы бар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.