«Китап иленә сәяхәт»
Максат: 1) укучыларның сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү; 2) таушалган китапларны яңартырга өйрәтү; 3) китап укуга кызыксыну тәрбияләү.
Башта кәгазъ эшләү өчен
Шактый хезмәт сорала,
Әдипләр әсәрне язгач,
Эшләр бераз җайлана.
Язучының һәрбер сүзе,
Редактор аша үтә.
Китаптагы һәр сүз өчен.
Ул үзе җавап тота
Китап басу машинасы,
Биткә сүзләр төшерә.
Битләр әле китап түгел
Елмаймыйлар кешегә
Ябыштырып, төпләп куйгач,
Тышларга кирәк була.
Исемнәрен язгач кына,
Ул битләр китап була.
Китап — тормышта иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә.Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора.
Беренче китаплар хәзергеләренә охшамаганнар. Китапларны эпек-электән саклап тотканнар, чөнки аларны язу өчен бик күп вакыт кирәк булган. Төрле илләрдә төрле материалга язганнар. Хәзерге вакытта китапларны бик тиз бастыралар. Ул безнең кулга килеп җиткәнче, бик күп кеше хезмәт куя.
Әлеге очрашуда китапларны ничек итеп дөрес сакларга, кулланырга, һәм дәваларга өйрәнәчәкбез.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.