«Монда китаплар сөйли»
27 май — Бөтенроссия китапханәләр һәм китапханә хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан, А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре «Монда китаплар сөйли» исеме астында библио-экспресс оештырачак. Анда мәктәп укучылары катнашыр дип көтелә.
Күпләр китапханәче булып теләсә кем эшли ала дип уйлый һәм китапханәчегә укырга кирәклеген белгәч гаҗәпкә калалар. Хәзер китапханәләр эшчәнлегенә яңа технологияләр үтеп керә. Замана белән бергә атлар өчен “укырга, укырга һәм укырга” кирәк. Кайберәүләр, китапханәчеләрне пассив, пошмас, стеллажлар арасында китап биреп утыручылар дип кенә саный. Әмма бүген китапханәче эше — даими иҗат процессы. Аларның кул кушырып, күңелсезләнеп утырырга вакытлары юк. Төрле, бигрәк тә балалар өчен чаралар әзерләгәндә никадәр фантазияләрен эшкә җигә китапханәчеләр.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.