«Җанны сүндерә алмаслык каләм» туры эфир
Шагыйрь Мөхәммәт Садри (Мөхәммәт Хәбибулла улы Садретдинов) 1913 елның 20 (31) маенда Казанда Яна бистәдә туган.Кече яшьтән ятим калып, әүвәл — әбисендә, аннары балалар йортында тәрбияләнә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, заводта слесарь булып эшли. Мәскәүдә театр институтында югары белем ала. Шуннан соң Татарстан Министрлар Советының Сәнгать эшләре идарәсендә фәнни эш белән шөгыльләнә.
Бөек Ватан сугышында катнаша. Аннан кайткач, башта — Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, аннары “Кызыл Татарстан” газетасы редакциясендә эшли.
М. Садри ФЗӨ мәктәбендә укыган елларда яза башлый. Беренче шигъри җыентыгы 1932 елда дөнья күрә. Хәзерге вакытта аның ике дистәгә якын җыентыгы бар. 50гә якын шигыренә күренекле композиторлар көй язган.
Шагыйрь очерклар, аерым язучылар иҗаты турында тәнкыйть мәкаләләре дә язды, рус һәм тугандаш халыклар әдәбияты вәкилләренең шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итте.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.