Экологический урок: «Табигать шифасы»

Событие завершилось
6+

Табигать яшәрә, болын тулы яз чәчәкләре баш калкыта, шуларны кочак-кочак җыеп, кемне дә булса чәчкә бәйләме белән сөендерәсе килә!.. Тукта! Болай ярыймы соң? Син өзгәч башкалар табигать белән ничек хозурланыр? Шуңа да бүген, саксыз гамәл кылып өлгергәнче, табигатькә зыян китерми генә сәяхәт итү хакында сөйләшербез. Үләннәрнең шифасы турында безгә кадәр дә белгәннәр, бездән соң да күп сөйләрләр. Бу хакта балалар да белеп үссә һәм үләннәрне өлкәннәр белән бергә җыйсамы?! Табигать белән якыннан танышырга, аның шифасы турында күбрәк белергә мөмкинлек туачак. Әмма белеп торырга кирәк: кайбер үләннәрнең яфрагы, икенчеләренең сабагы, тамыры шифалы. Димәк, барысын да тамыры белән йолкырга кирәкми икән бит.

Элек-электән табигать безне туендырган, әмма шул ук вакытта еш кына аңа карата рәхмәтле булмау аркасында тирә-юньгә зыян килгән. Үсемлекләр, кош һәм хайваннар юкка чыккан, елга-күлләр урынында аларның булуын хәтерләтеп ерганаклар гына калган. Димәк, табигать белән бергә без дә күп әйбер югалтканбыз. Балаларны табигатьне сакларга өйрәтергә кирәк.

Сведения предоставлены организацией МБУ «Централизованная библиотечная система Азнакаевского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.

«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2025 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна