«Укытучы-җирдә сүнмәс яктылык» исемле китап күргәзмәсе.
2023 ел Русиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Бу чара әлеге һөнәр вәкилләренең дәрәҗәсен күтәрү максатында уздырыла.
Укытучы һәм остаз елының бурычы — бу һөнәргә игътибар юнәлтү, укытучыларыбызга тиешле хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә яшьләрнең педагогикага кызыксынуын арттыру, югары уку йортын тәмамлаганнан соң мәктәпкә эшкә киләчәк иҗади, сәләтле, актив абитуриентларны педа-гогик вузларга җәлеп итү.
Укытучы һөнәре — җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк.
Безнең «Апуш» исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Укытучы-җирдә сүнмәс яктылык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Сведения предоставлены организацией МБУ «ЦБС г. Нижнекамска» и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.